baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист, Татарстан Көрәш Федерациясенең якын дусты Радик Сабиров истәлегенә багышланган «Язмыш» китабы тәкъдим ителде

10 нчы июль көнне,«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Көрәш Федерациясенең якын дусты Радик Сабировның кырыгын уздырдылар.

Ул 3 нче июнь көнне
47 яшендә вафат булды.

Чарада шулай ук кыска вакыт эчендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән, Радик Сабиров истәлегенә багышланган «Язмыш» китабы тәкъдим ителде. Китапта аның иҗаты, тормыш юлы турында истәлекләр һәм публицистик язмалары тупланган.

Радик Сабиров татар көрәшен үстерүдә зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе, соңгы елларда аны бу эштә бер кеше белән дә чагыштырып булмый. Барлык алымнарны, көрәшчеләрне исемләп белеп, шушы казанда кайнап яшәгән, көрәшне яраткан журналист иде ул…

Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат»та эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була.

25 нче июль көнне көрәш буенча балалар һәм өлкәннәр арасында Айсаф Айдар улы Галиев истәлегенә «Милләтеңнең якты кояшы син» исеме астында ачык турнир үткәреләчәк. 

Саба районы Иләбәр авылында РСФСРның спорт остасы Айдар Галиевның махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган улы, полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә көрәш турниры узачак.

Әлеге турнирда Арча, Кукмара, Теләче, Балтач, Мамадыш, Саба районнарыннан егетләр катнаша ала.

Катнашучылар иртәнге сәгать 09:30-га кадәр үлчәнеп бетәргә тиеш.

Авырлык категорияләре өлкәннәр арасында 2010 елгы һәм аннан өлкәнрәк булган көрәшчеләр кертелә:
70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 120 кг һәм 120 кг нан югары.

Катнашучыларның һәм судьяларның үзләре белән паспортлары, ПСС, ИНН булырга тиеш.

19 июль Кукмара районы Вахит авылы елдагыча зурлап «АВЫЛ КӨНЕ»н билгеләп үтәчәк.

Башлана: 13.00 сәгатьтә.

Ат чабышы, аркан тартыш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, турникта тартылыш, капчык сугышы, көянтә белән су ташу, таяк тартыш һәм башка уеннар белән беррәттән, Сабан туеның йөзе булган милли көрәш тә авыл көнен тулыландырачак.

Балалар көрәшендә 2009 нчы елда һәм 2009 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 6 авырлык категориясендә:
30 кг, 40 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 кг нан югарырак бил алышачак.

Олылар көрәше:
80 кг, 100кг һәм 100 кг нан югарырак үлчәү авырлыкларында булачак. Көрәшергә килгән барлык көрәшчеләр дә келәмгә кертеләчәк.