baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Бүген Кукмара районында эшлекле сәфәр белән Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров булды

Алар Кукмараның Манзарас авылында урнашкан “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Кукмара районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм район көрәш федерациясе җитәкчесе, 4 мәртәбә – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган турнирны, 3 тапкыр Татарстан Чемпионатын откан шәхес Рафак Хәлиуллин,  Россиянең спорт остасы, район Сабантуйларының ундүрт тапкыр баш батыры Нурсил Галиев, Кукмара районының атаклы тренеры, көрәш буенча танылган спорт остасы, «Балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем бирү (профильле) үзәге» җитәкчесе Нуретдин Зиатдинов һәм башка көрәшчеләр белән очраштылар.

Очрашуда Кукмара районы территориясендә көрәш спортының милли төрен үстерү буенча киләчәккә планнар каралды.

18 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак «Питрау» XXVIII республика бәйрәме нигезләмәсенә ҮЗГӘРЕШ кертелде❗️

2009-2010 нчы елгылар:

50 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 95 кг үлчәү авырлыгында бил алышачак. Нигезләмәнең калган өлеше үзгәрешсез кала.

Спорт ярышлары, шулай ук, 16:00 сәгатьтә башланачак. Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Алар сәгать 16:00 – 18:00 сәгать аралыгында үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш.

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылында көрәш милли спорт төрен үстерү турында фикер алыштылар

Бүген Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында эшлекле сәфәр белән Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров булды.

Алар район җитәкчелеге белән берлектә Питрәчтә көрәш милли спорт төрен үстерү турында фикер алыштылар.