Новости
Саба районы Иләбәр авылында РСФСРның спорт остасы Айдар Галиевның махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган улы, полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә көрәш турниры узачак.
Әлеге турнирда Арча, Кукмара, Теләче, Балтач, Мамадыш, Саба районнарыннан егетләр катнаша ала.
Катнашучылар иртәнге сәгать 09:30-га кадәр үлчәнеп бетәргә тиеш.
Авырлык категорияләре өлкәннәр арасында 2010 елгы һәм аннан өлкәнрәк булган көрәшчеләр кертелә:
70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 120 кг һәм 120 кг нан югары.
Катнашучыларның һәм судьяларның үзләре белән паспортлары, ПСС, ИНН булырга тиеш.

