baner_into

Новости

19 июль Кукмара районы Вахит авылы елдагыча зурлап «АВЫЛ КӨНЕ»н билгеләп үтәчәк.

Башлана: 13.00 сәгатьтә.

Ат чабышы, аркан тартыш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, турникта тартылыш, капчык сугышы, көянтә белән су ташу, таяк тартыш һәм башка уеннар белән беррәттән, Сабан туеның йөзе булган милли көрәш тә авыл көнен тулыландырачак.

Балалар көрәшендә 2009 нчы елда һәм 2009 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 6 авырлык категориясендә:
30 кг, 40 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 кг нан югарырак бил алышачак.

Олылар көрәше:
80 кг, 100кг һәм 100 кг нан югарырак үлчәү авырлыкларында булачак. Көрәшергә килгән барлык көрәшчеләр дә келәмгә кертеләчәк.