baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Арчаның Урта Сәрдә авылында ООО «ТехноАрск» һәм ООО «СК АВТОСТРОЙ» призына татарча көрәш буенча ачык турнир узды

Турнир 2008 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелде.

Чарада Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Габтерәүф улы Хисаметдинов, Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрифҗан улы Таһиров, чыгышы белән Арча районы Урта Сәрдә авылыннан булган Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат (Ринат) Нәкыйф улы Вәлиуллин катнашты.

Әлмәт көрәш федерациясе рәисе Марсель Сафиулла улы Шәрифуллин үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хөрмәтле Марсель Сафиулла улы!

Сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә сез эретеп-ябыштыручы һөнәреннән алып җитәкче вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз.

Зирәк, җаваплы, принципиаль, ихтыярлы һәм олы җанлы шәхес буларак Сез һәрвакыт спорт дөньясында барган мөһим вакыйгаларның үзәгендә торасыз.

Бүген дә Сез көрәш үсеше өчен күп эшләр башкарасыз, зур иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып барасыз. 

Мөхтәрәм Марсель Сафиулла улы! Бу истәлекле көндә Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез.

Хөрмәт белән,
Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе
Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин

Балтач районында эшлекле сәфәр белән Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров булды

Алар, Балтачның «Романтик» ял итү лагеренда, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин; шәхси эшмәкәр, районның көрәш федерациясе җитәкчесе (рәисе) Фәнис Шәрипов, атказанган спорт остасы, көрәшче, тренер Ринат Хәйретдинов белән берлектә лагерьга йөрүче яшүсмерләр белән район территориясендә көрәш спортының милли төрен үстерү һәм төрле ярышларга әзерлек буенча сөйләшү уздырдылар.

«Әлеге «Романтик» ял лагерена йөрүче йөзләп яшүсмернең 45 е көрәш белән шөгыльләнүе аеруча зур горурлык һәм соклану уята» — диде Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрипҗап улы.