baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Көрәшче Динар Кәримуллин
Мәскәүдә узган Дөнья кубогының абсолют батыры исеменә лаек булды

Мәскәүдә масштаблы спорт ярышлары – көрәш буенча Дөнья кубогы узды. Турнирда дөньяның 26 иленнән 157 спортчы катнашты һәм 11 комплект медаль уйнатылды.

Быел турнир регламентына яңалык кертелде – биредә тарихта беренче тапкыр абсолют категориясендә җиңүче титулы 75 килограммга кадәрге авырлыкта уйнатылды. Мондый формат максималь сандагы катнашучыларга төп бүләк – автомобильгә дәгъва итү мөмкинлеген бирә.

Абсолют категориясендә Татарстан спортчысы, Лаеш районы командасы вәкиле Динар Кәримуллин җиңеп чыкты. Ул абсолют чемпион титулына һәм турнирның төп бүләге – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган автомобильгә ия булды.

Динар Кәримуллин – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе. БРИКС илләре уеннары җиңүчесе. 2024 елда «Алтын билбау» бөтенроссия премиясендә «Ел спортсмены» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Спортчы тумышы белән Теләче районыннан. Хәзер Лаешта яши һәм Лаеш командасы өчен чыгыш ясый, Лаеш районы спорт мәктәбендә көрәш тренеры булып эшли.

Мамадыш районында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме 18 июльдә узачак

2026 елның 18 июлендә Мамадыш районы Җөри авылы «Тырлау» аланында керәшен мәдәниятының «Питрау» XXVIII республика бәйрәме узачак.

Җөридәге Питрау бәйрәменә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән иң оста көрәшчеләр җыелачак.

Спорт ярышлары 16:00 сәгатьтә башланачак.

Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Алар сәгать 16:00 – 18:00 сәгать аралыгында үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш.

Быелгы сабан туенда көрәшчеләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак:
2009-2010 нчы елгылар: 50 кг, 65 кг, 75 кг, 80 кг, 95 кг
2011-2013 нче елгылар: 35 кг, 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг
Олылар арасында: 65 кг, 75 кг,85 кг,105 кг, 135 кг авырлык категориясендә узачак.

Яшьләр арасында һәр үлчәм авырлыгында беренче урын алучыларга – 25 000 сум, икенче урынга – 20 000, өченче урынга – 15 000 сум акча булачак. Олылар көрәшендә һәр авырлык үлчәмендә җиңүчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак.


ПЕНЗА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ БӨТЕНРОССИЯ АВЫЛ САБАН ТУЕНЫҢ АСОЛЮТ БАТЫРЫ ИСЕМЕНӘ РАИЛ НУРГАЛИЕВ ЛАЕК БУЛДЫ

27 июнь көнне, Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмнең баш батыр исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр бил алышты.

Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев.

Раил Ринат улы Нургалиев 1986 елның 31 маенда Татарстан АССР Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укыган. Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлаган.

  • Билбау көрәше буенча спорт мастеры.
  • Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры.
  • күп тапкыр Татарстанның, Россиянең, Европаның, дөнья чемпионы.
  • күп тапкыр Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе.
  • Казанда күп тапкырлар Сабантуй батыры.
  • Самбо буенча СССР спорт мастеры.
  • Көрәш буенча РСФСР спорт мастеры.
  • Көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган тренеры.
  • Россиянең атказанган тренеры.
  • 2013 – Федераль Сабантуйның (Төмән) абсолют батыры.
  • 2014 – «планетада иң көчле көрәшче».
  • 2015 – Россиянең атказанган спорт мастеры.
  • 2019 – XIX Федераль Сабантуйның (Новосибирск) абсолют батыры. 
  • 2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)
  • 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)
  • 2024 – Казан Сабантуеның абсолют батыры. Ул югары үлчәү авырлыгында җиңгән, аннары баш батыр өчен көрәштә 100 кг да батыр калган Илмир Төхвәтуллиннан өстен чыккан.
  • 2025 – көрәш буенча Татарстан чемпионы (115 кг үлчәү авырлыгында, приз 100 мең сум).
  • 2025 – Казанның Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның баш батыры.
  • 2026 ел –  Пенза өлкәсендә узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры.