Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),
в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,
применением какого-либо из разрешенных приемов.
Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,
традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.
В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.
Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.
Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.
Бүген, 17 нче июль көнне, Арчаның «Казансу» ял паркы мәйданчыгында, СССРның спорт остасы, ТР көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, М.Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турнирларының алыштыргысыз оештыручыларының берсе булган Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә 2011-2012, 2013 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча республика турниры узды.
Чарада Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Габтерәүф улы Хисаметдинов, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрифҗан улы Таһиров катнашты.

· Равил Гарифулла улы Хәйруллин 1954 елның 1 февралендә Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск районында туа.
· 1980 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
· 1980-1994 елларда — Арча районында баш зоотехник, аннары колхоз рәисе булып эшли.
· 1994-1998 елларда — администрация башлыгының беренче урынбасары, аннары Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
· 1998 елда — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы администрациясен җитәкли башлый. Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры.
· 2010-2021 елларда — Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директор вазифаларын үтәде.










2011-12 нче елгы егетләр арасында:
40 кг:
50 кг:
55 кг:
2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында:
26 кг:
28 кг:
32 кг:
36 кг:
40 кг:
45 кг:
50 кг:
Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән акчалата бүләкләр тапшырылды.

Командалар арасында урыннар:
Командалар диплом һәм Кубок белән бүләкләнделәр.



«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә бүләкләнүчеләр:
Аларга акчалата бүләк тапшырылды.
Алар “Биек Тау” спорт комплексында Биектау районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сабирҗанов Ринат Рәшит улы, Биектау районының көрәш буенча җыелма командасы тренеры Радик Габделәхәт улы Закиров, Шәяхмәтов Илнар Әсхәт улы, көрәш хөкемдарлары — игезәк егетләр Зиннәтуллин Ленар, Динар Равил уллары һәм көрәшче егетләр белән әлеге спорт төрен үстерү турында фикер алыштылар, үзгәрешләр һәм яңалыклар белән таныштылар.

Алар Кукмараның Манзарас авылында урнашкан “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Кукмара районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм район көрәш федерациясе җитәкчесе, 4 мәртәбә – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган турнирны, 3 тапкыр Татарстан Чемпионатын откан шәхес Рафак Хәлиуллин, Россиянең спорт остасы, район Сабантуйларының ундүрт тапкыр баш батыры Нурсил Галиев, Кукмара районының атаклы тренеры, көрәш буенча танылган спорт остасы, «Балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем бирү (профильле) үзәге» җитәкчесе Нуретдин Зиатдинов һәм башка көрәшчеләр белән очраштылар.
Очрашуда Кукмара районы территориясендә көрәш спортының милли төрен үстерү буенча киләчәккә планнар каралды.


