baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза


 
Актаныш районы югары әзерлектә, матур тантана белән башлап җибәрде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләп, әлеге турнирның Актаныш өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәм районның зур спорт чаралары үткәрүгә һәрвакыт әзер булуын ассызыклады.

Тантанада  Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Актаныш җирлегенә, килгән кунакларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр һәм Татарстан көрәш федерациясенең Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук, чарада Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге баш белгече Гатауллин Айрат Мөдәрис улы да катнашты.

Кунаклар үз чыгышларында көрәшнең татар халкының милли йөзе  булуын билгеләп үттеләр һәм әлеге ярышларның киләчәк чемпионнар өчен дөнья чемпионатына юл ачучы төп мәйданчык булуына ышаныч белдерделәр.

Турнир дәвамында катнашучылар төрле авырлык категорияләрендә көч сынашачаклар. Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча ачык турнир узачак

24-26 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча турнир узачак.

Әлеге турнирда 2010-2012 нче елгы яшүсмерләр:
36 кг, 40 кг, 43 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 80 кг һәм 80 кг нан югарырак үлчәү авырлыгында көч сынаша ала.

Командаларның гомуми саны 14 кешедән: 11 көрәшче, 1 тренер, 1 хөкемдар һәм бер вәкилдән (представитель) генә торырга тиеш.

Хөкемдарлар корпусының раслану боерыгы һәм нигезләмә белән танышу👇

Лаешта танылган көрәшчеләр һәм тренерлар белән очрашу узды

Бүген Лаешта эшлекле сәфәр белән Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров булды.

Очрашуда Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, танылган көрәшче Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы, милли көрәш буенча дүрт тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, билбау көрәше буенча Европа чемпионы, Дөнья кубогы җиңүчесе, Дөнья чемпионаты, Күчмә халыклар уеннары призёры, ике төрдә дә күп тапкырлар Татарстан Чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчесе Илфат Миңнегалиев, көрәш тренерлары, яшь көрәшчеләр һәм аларның әти-әниләре дә бар иде.

Очрашуда Лаеш районы территориясендә көрәш спортының милли төрен тагын да популярлаштыру буенча киләчәккә планнар каралды.