Новости
Алар Кукмараның Манзарас авылында урнашкан “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Кукмара районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм район көрәш федерациясе җитәкчесе, 4 мәртәбә – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган турнирны, 3 тапкыр Татарстан Чемпионатын откан шәхес Рафак Хәлиуллин, Россиянең спорт остасы, район Сабантуйларының ундүрт тапкыр баш батыры Нурсил Галиев, Кукмара районының атаклы тренеры, көрәш буенча танылган спорт остасы, «Балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем бирү (профильле) үзәге» җитәкчесе Нуретдин Зиатдинов һәм башка көрәшчеләр белән очраштылар.
Очрашуда Кукмара районы территориясендә көрәш спортының милли төрен үстерү буенча киләчәккә планнар каралды.


