baner_into

Новости

Бүген Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Биектау районына эшлекле сәфәр кыла.

Алар “Биек Тау” спорт комплексында Биектау районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сабирҗанов Ринат Рәшит улы, Биектау районының көрәш буенча җыелма командасы тренеры Радик Габделәхәт улы Закиров, Шәяхмәтов Илнар Әсхәт улы, көрәш хөкемдарлары — игезәк егетләр Зиннәтуллин Ленар, Динар Равил уллары һәм көрәшче егетләр белән әлеге спорт төрен үстерү турында фикер алыштылар, үзгәрешләр һәм яңалыклар белән таныштылар.