Новости
2026 елның 18 июлендә Мамадыш районы Җөри авылы «Тырлау» аланында керәшен мәдәниятының «Питрау» XXVIII республика бәйрәме узачак.
Җөридәге Питрау бәйрәменә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән иң оста көрәшчеләр җыелачак.
Спорт ярышлары 16:00 сәгатьтә башланачак.
Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Алар сәгать 16:00 – 18:00 сәгать аралыгында үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш.
Быелгы сабан туенда көрәшчеләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак:
2009-2010 нчы елгылар: 50 кг, 65 кг, 75 кг, 80 кг, 95 кг
2011-2013 нче елгылар: 35 кг, 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг
Олылар арасында: 65 кг, 75 кг,85 кг,105 кг, 135 кг авырлык категориясендә узачак.
Яшьләр арасында һәр үлчәм авырлыгында беренче урын алучыларга – 25 000 сум, икенче урынга – 20 000, өченче урынга – 15 000 сум акча булачак. Олылар көрәшендә һәр авырлык үлчәмендә җиңүчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак.
