27 июнь көнне, Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмнең баш батыр исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр бил алышты.
Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев.
Раил Ринат улы Нургалиев 1986 елның 31 маенда Татарстан АССР Теләче районыОлы Кибәхуҗа авылында туган. Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укыган. Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлаган.
2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)
2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)
2024 – Казан Сабантуеның абсолют батыры. Ул югары үлчәү авырлыгында җиңгән, аннары баш батыр өчен көрәштә 100 кг да батыр калган Илмир Төхвәтуллиннан өстен чыккан.
2025 – көрәш буенча Татарстан чемпионы (115 кг үлчәү авырлыгында, приз 100 мең сум).
2025 – Казанның Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның баш батыры.
2026 ел ― Теләче районы Сабан туеның баш батыры. Баш батыр үзенә бирелгән бүләкне махсус хәрби операциядә булган якташларына тапшырган.
2026 ел – Пенза өлкәсендә узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры.