Новости
Алар, Балтачның «Романтик» ял итү лагеренда, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин; шәхси эшмәкәр, районның көрәш федерациясе җитәкчесе (рәисе) Фәнис Шәрипов, атказанган спорт остасы, көрәшче, тренер Ринат Хәйретдинов белән берлектә лагерьга йөрүче яшүсмерләр белән район территориясендә көрәш спортының милли төрен үстерү һәм төрле ярышларга әзерлек буенча сөйләшү уздырдылар.
«Әлеге «Романтик» ял лагерена йөрүче йөзләп яшүсмернең 45 е көрәш белән шөгыльләнүе аеруча зур горурлык һәм соклану уята» — диде Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрипҗап улы.



