baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

ТАТАРСТАН КӨРӘШЧЕЛӘРЕ ШАККАТТЫРА БЕЛӘ

Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәрендә узучы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында алыш көрәше буенча ярышларда Россия (Татарстан) спортчысы ИЛФАТ МИҢНЕГАЛИЕВ 60 кг үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады.

Илфат Миңнегалиев — 21 яшь, билбау көрәше буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, 2023 елда Европа һәм Россия чемпионы, илебез җыелма командасы составында дөнья кубогы иясе, күп тапкыр Татарстан чемпионы, V нче дөньякүләм Күчмә Халыклар уеннарының өченче урын иясе (2025), VI нчы дөньякүләм Күчмә Халыклар уеннарының беренче урын иясе (2026), Сабантуйлар батыры. Лаеш командасы өчен чыгыш ясап, Татарстан чемпионы булып та танылды.

Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда узган Азия Кубогында көч сынашты

27-31 августта Кыргызстан Республикасының Ысыккүл буенда урнашкан Чолпон-Ата шәһәрендә көрәш буенча халыкара Азия Кубогы турниры узды. Ярышларда дистәдән артык илдән килгән йөздән артык спортчы бил алышты.Әлеге ярышларда Россия данын Татарстанның танылган көрәшчеләре Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Илдус Камалов, Рафаэль Бильданов, Булат Москов, Артур Хәкимов һәм Радик Сәлахов яклады. Алар барысы да үз үлчәү авырлыкларында призлы урыннар яулауга иреште.

Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында катнаша

31 нче август көнне Бишкәктә VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасы булып узды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация дә әлеге зур спорт чарасын ачу тантанасында катнашты.

Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәренең иң яхшы спорт мәйданчыкларында дөньяның 100 иленнән 3000 гә якын спортчы 43 спорт төре буенча көч сынашачак. Төп ярыш программасы 1–5 сентябрьгә планлаштырылган. Күкбүре, кокпар, милли көрәш төрләре, аркан тартышу һәм стронгмэн буенча ярышлар узачак, шулай ук дөнья халыкларының уеннары күрсәтеләчәк. Программага барлыгы кырыктан артык уен кертелгән.

Россия җыелма командасы узган уеннарда өченче урынны яулаган иде. Быел ил данын 33 төбәк спортчылары яклый. Үзебезнең милли көрәш буенча да ярышлар уздырылачак. Гомумән алганда, Татарстаннан биш дисциплинада 8 спортчы катнаша. Безнең егетләрне көрәш, атларда көрәшү, аттан тәңкә күтәрү, кул көрәше һәм алыш ярышларында күрергә мөмкин булачак.

Бишкәктә VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасы вакытында Кыргызстан президенты Садыр Җапаров 2028 елда Уеннарның Россия Федерациясенең Татарстан Республикасында үтәчәген игълан итте.

Татарстанның мондый масштаблы ярышларны үткәрү өчен сайлануы очраклы түгел. Татарстан Республикасының Универсиада-2013, Су төрләре буенча дөнья чемпионатын, Футбол буенча Дөнья чемпионатын кебек халыкара спорт ярышларын үткәрү тәҗрибәсе бар.

Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары беренче тапкыр 2014 елда Кыргызстанда узды һәм шуннан бирле күчмә халыкларының традицион спорт төрләрен күрсәтү, шулай ук илләр арасында мәдәни алмашу мәйданына әверелде.