baner_into

Новости

Әлмәт көрәш федерациясе рәисе Марсель Сафиулла улы Шәрифуллин үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хөрмәтле Марсель Сафиулла улы!

Сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә сез эретеп-ябыштыручы һөнәреннән алып җитәкче вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз.

Зирәк, җаваплы, принципиаль, ихтыярлы һәм олы җанлы шәхес буларак Сез һәрвакыт спорт дөньясында барган мөһим вакыйгаларның үзәгендә торасыз.

Бүген дә Сез көрәш үсеше өчен күп эшләр башкарасыз, зур иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып барасыз. 

Мөхтәрәм Марсель Сафиулла улы! Бу истәлекле көндә Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез.

Хөрмәт белән,
Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе
Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин