Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),
в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,
применением какого-либо из разрешенных приемов.
Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,
традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.
В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.
Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.
Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.
27 июнь көнне, Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмнең баш батыр исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр бил алышты.
Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев.




Раил Ринат улы Нургалиев 1986 елның 31 маенда Татарстан АССР Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укыган. Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлаган.
Федераль Сабан туе Омск шәһәрендә 17-18 июльдә узачак. Әлеге чарада Россиянең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән кунаклар катнашачак. Бәйрәм программасына ат чабышлары, Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе сәнгать осталары концерты, гала-концерт, «Көрәш» ярышы, ярминкә һәм иҗади мастер-класслар кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Федераль Сабан туе Саха (Якутия) Республикасының Якутск шәһәрендә узды һәм әлеге Сабантуйда Татарстанда туган, алты тапкыр дөнья чемпионы Радик Сәлахов абсолют батыр калды.

17 нче июль көнне, Арчаның «Казансу» ял паркы мәйданчыгында, РСФСР ның спорт остасы, ТР көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, М.Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турнирларының алыштыргысыз оештыручыларының берсе булган Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә 2011-2012, 2013 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча республика турниры узачак. Спортчылар 10 авырлык категориясендә көч сынашачак.

· Равил Гарифулла улы Хәйруллин 1954 елның 1 февралендә Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск районында туа.
· 1980 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
· 1980-1994 елларда — Арча районында баш зоотехник, аннары колхоз рәисе булып эшли.
· 1994-1998 елларда — администрация башлыгының беренче урынбасары, аннары Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
· 1998 елда — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы администрациясен җитәкли башлый. Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры.
· 2010-2021 елларда — Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директор вазифаларын үтәде.