baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Балтач районында XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак

18 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырулы.

Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балаларның килеп катнашуы көтелә.

Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора. Быелгы бәйрәм программасына 30дан артык ярыш кертелгән.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш торачак. Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Алар иртәнге сәгать 9.30-га кадәр үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш. Быелгы сабан туенда 2009 нчы елда һәм 2009 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак –  36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Абсолют батырга скутер тапшырылачак.

Сабан туена килүчеләр өчен ир-атларга – түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан булу мәҗбүри шарт булып тора.

Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00-дә ачыла.

РАДИК СӘЛӘХОВ МОРДОВИЯДӘГЕ РЕСПУБЛИКА САБАНТУЕНЫҢ АБСОЛЮТ БАТЫРЫ БУЛДЫ

Ул Татарстан Республикасы Рәисе бүләге — автомобильгә лаек булды. Батырга бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Чувашия Республикасының Батыр районында «Акатуй-Сабантуй — 2026» бәйрәме узды

Ел саен традиция буенча язгы кыр эшләрен тәмамлау буенча үткәрелә торган «Акатуй-Сабантуй» традицион бәйрәме быел 2026 елның 4 нче июлендә узды. Төп бәйрәм чаралары Батыр районының иң матур урыннарының берсендә – «Кояшлы ” аланында башланды.

Сабантуйда районның барлык тармаклары эшенә йомгак ясалды, район һәм анда яшәүчеләрнең казанышлары билгеләп үтелде. Һәр елдагыча, бәйрәмнәрдә алдынгы хуҗалыкларга, иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.