Федераль Сабан туе Омск шәһәрендә 17-18 июльдә узачак. Әлеге чарада Россиянең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән кунаклар катнашачак. Бәйрәм программасына ат чабышлары, Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе сәнгать осталары концерты, гала-концерт, «Көрәш» ярышы, ярминкә һәм иҗади мастер-класслар кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Федераль Сабан туе Саха (Якутия) Республикасының Якутск шәһәрендә узды һәм әлеге Сабантуйда Татарстанда туган, алты тапкыр дөнья чемпионы Радик Сәлахов абсолют батыр калды.
2001 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты инициативасы белән «Сабантуй» бәйрәме гомумфедераль бәйрәм буларак Россия Федерациясенең төбәкләр татар иҗтимагый оешмалары делегацияләре, Татарстан Республикасы һәм федераль Сабантуй уздырыла торган төбәкләр җитәкчеләре катнашында үткәрелә. Беренче федераль Сабантуй Саратовта 2001 елда уздырыла. Федераль Сабантуйның күчеш символы — Тулпар Ат — татар мифологиясендә илһам, хезмәт сөючәнлек, хыял, алга барырга омтылуны гәүдәләндерүче канатлы ат.