baner_into

Новости

Арчада РСФСР ның спорт остасы Хайруллин Равил Гарифулла улы истәлегенә көрәш буенча республика турниры узачак

17 нче июль көнне, Арчаның «Казансу» ял паркы мәйданчыгында, РСФСР ның спорт остасы, ТР көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, М.Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турнирларының алыштыргысыз оештыручыларының берсе булган Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә 2011-2012, 2013 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча республика турниры узачак. Спортчылар 10 авырлык категориясендә көч сынашачак.

·  Равил Гарифулла улы Хәйруллин 1954 елның 1 февралендә Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск районында туа.

·  1980 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

·  1980-1994 елларда — Арча районында баш зоотехник, аннары колхоз рәисе булып эшли.

·  1994-1998 елларда — администрация башлыгының беренче урынбасары, аннары Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

·  1998 елда — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы администрациясен җитәкли башлый. Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры.

·  2010-2021 елларда — Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директор вазифаларын үтәде.