baner_into

Новости

Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында VII мәртәбә Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме булып узды

Туган якка мәхәббәт, табигатькә ихтирам хисләрен үзәккә алган бу матур чара ел саен авыл халкын һәм килгән кунакларны берләштерә.

Авыл халкын бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитеты рәисе Айдар Хәйретдинов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов һәм җәмәгать эшлеклеләре кайткан иде.

Сәламләү чыгышларыннан соң мәйданда Сабан туе уеннары (чүлмәк вату, күз бәйләп әйбер кисү, чиләк белән су ташу, стаканга су ташу, капчык киеп йөгерү, таяк тарту, әтәч куып тоту, капчык сугышы, авыш колгага менү, кул көрәше, көрәш) үткәрелде.