baner_into

Новости

Чувашия Республикасының Батыр районында «Акатуй-Сабантуй — 2026» бәйрәме узды

Ел саен традиция буенча язгы кыр эшләрен тәмамлау буенча үткәрелә торган «Акатуй-Сабантуй» традицион бәйрәме быел 2026 елның 4 нче июлендә узды. Төп бәйрәм чаралары Батыр районының иң матур урыннарының берсендә – «Кояшлы ” аланында башланды.

Сабантуйда районның барлык тармаклары эшенә йомгак ясалды, район һәм анда яшәүчеләрнең казанышлары билгеләп үтелде. Һәр елдагыча, бәйрәмнәрдә алдынгы хуҗалыкларга, иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.