baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

1 август көнне, Арча шәһәренең Сабантуй мәйданында «Ат көне» фестивале узачак

Быел фестивальдә икенче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак. Баш батырга төп бүләк – ат бүләк итәчәкләр. Көрәш ярышлары өч категориядә узачак:

2007 елгылар һәм 2007 елгыдан олыраклар:
70 кг, 85 кг, 100 кг, 100 кг нан югарырак

2008-2009 елгылар арасында:
65 кг, 75 кг, 90 кг

2010-2012 нче елгылар:
40 кг, 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 80 кг

Малайлар һәм яшүсмерләр 12:00 — 13:30 аралыгында үлчәнеп бетәргә тиеш.
Ярыш 14:00 сәгатьтә башлана.

Олылар 15:00 — 16:30 аралыгында үлчәнеп бетә. Алар 17:00 сәгатьтә бил алыша башлаячак.

Малайлар һәм яшүсмерләр арасында Баш батырга – тәкә, олылар арасында баш батырга ат бүләк ителәчәк.

Бәйрәм 2015 елдан бирде оештырылып килә. 10 ел эчендә ул «Ат көне» ат спорты фестивале статусына ия булды. Программада мавыктыргыч ярышлар, уеннар һәм концерт номерлары көтелә. Татар атларында, чиста токымлы, ярымкатнаш токымлы атларда һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100 һәм 120 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары булачак.

Фестивальгә бөтен Россиядән – Удмуртия, Карачай-Черкесия, Кабарда-Балкария республикаларыннан, Төмәннән, Пенза, Липецк, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү, Самара, Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән катнашучылар җыелачак. Ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша.

8 август көнне, Теләче районы Орымширмә авылында, татарча көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, район, республика, илкүләм ярышлар җиңүчесе, Татарстанның атказанган төзүчесе Фоат Шәйдуллин призына татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелә

Анда 2009 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

2019 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшьтәгеләр: 30 кг-га кадәр үлчәү авырлыгында,

Яшүсмерләр: 32 кг, 36 кг, 40 кг, 45 кг, 50 кг, 55 кг, 65 кг, 80 кг, 80 кг нан югарырак авырлыкта бил алышачак.

Турнирның рәсми ачылу тантанасы
13:00 сәгатьтә була.

Катнашучылар иртәнге сәгать 09:00 — 10:00 гә кадәр үлчәнеп бетәргә тиеш.

Белешмә өчен телефон: 89872611641

Фоат Заһретдин улы Шәйдуллин  1951 елның 14 августында Саба районының Орымширмә авылында (хәзерге Теләче районы) туа. Ирекле көрәш буенча спорт мастерына кандидат (1972), РСФСРның милли көрәш төре буенча спорт остасы (1986), Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (1998).

Көрәштә җиңүләре:

  • Орымширмә, Иске Җөри, Үзәк, Петровский, Кибәхуҗа, 1980 елларда өч тапкыр Казанның Ленин районы Сабан туе батыры, 1980, 1981, 1985, 1986, 1988, 1989, 1990 елларда Саба районы Сабан туеның баш батыры булып таныла;
  • 1972 елның апреле — ирекле көрәш буенча «Буревестник» спорт җәмгыятенең республика беренчелегендә — I урын, 1973 елда — II урын;
  • 1979 елның декабре — татарча көрәш буенча Казанда узган РСФСР чемпионатында II урын;
  • 1980 елның марты — «Труд» спорт җәмгыятенең республика беренчелегендә II урын;
  • 1985 елның августы — Казандагы Бөтенсоюз ярышында I урын;
  • 1993 елның гыйнвары — Татарстан кубогына уздырылган ярышта I урын;
  • 1993 елның апреле — Татарстан чемпионатында II урын.

Чаллы егете Рәнис Гыйләҗетдинов 2026 елгы Питрау бәйрәменең абсолют батыры исемен яулады

Рәнис Гыйләҗетдинов — танылган татар көрәшчесе, Россиянең атказанган спорт остасы, Муса Җәлил турниры (2022), Татарстан Чемпионаты (2022) , Россия Чемпионаты (2022), Муса Җәлил турниры (2023), Россия Чемпионаты (2023), БРИКС уеннары җиңүчесе (2024), көрәш буенча 4 тапкыр Дөнья чемпионы.

Күп тапкырлар төрле Сабантуйларның, шул исәптән Чаллы һәм Яшел Үзән сабантуйларының баш батыры.

Авырлык категориясе: Авыр үлчәмдә (130 кг-нан артык) чыгыш ясый.