8 август көнне, Теләче районы Орымширмә авылында, татарча көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, район, республика, илкүләм ярышлар җиңүчесе, Татарстанның атказанган төзүчесе Фоат Шәйдуллин призына татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелә
Анда 2009 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
2019 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшьтәгеләр: 30 кг-га кадәр үлчәү авырлыгында,
Яшүсмерләр: 32 кг, 36 кг, 40 кг, 45 кг, 50 кг, 55 кг, 65 кг, 80 кг, 80 кг нан югарырак авырлыкта бил алышачак.
Турнирның рәсми ачылу тантанасы
13:00 сәгатьтә була.
Катнашучылар иртәнге сәгать 09:00 — 10:00 гә кадәр үлчәнеп бетәргә тиеш.
Белешмә өчен телефон: 89872611641
Фоат Заһретдин улы Шәйдуллин 1951 елның 14 августында Саба районының Орымширмә авылында (хәзерге Теләче районы) туа. Ирекле көрәш буенча спорт мастерына кандидат (1972), РСФСРның милли көрәш төре буенча спорт остасы (1986), Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (1998).
Көрәштә җиңүләре:
- Орымширмә, Иске Җөри, Үзәк, Петровский, Кибәхуҗа, 1980 елларда өч тапкыр Казанның Ленин районы Сабан туе батыры, 1980, 1981, 1985, 1986, 1988, 1989, 1990 елларда Саба районы Сабан туеның баш батыры булып таныла;
- 1972 елның апреле — ирекле көрәш буенча «Буревестник» спорт җәмгыятенең республика беренчелегендә — I урын, 1973 елда — II урын;
- 1979 елның декабре — татарча көрәш буенча Казанда узган РСФСР чемпионатында II урын;
- 1980 елның марты — «Труд» спорт җәмгыятенең республика беренчелегендә II урын;
- 1985 елның августы — Казандагы Бөтенсоюз ярышында I урын;
- 1993 елның гыйнвары — Татарстан кубогына уздырылган ярышта I урын;
- 1993 елның апреле — Татарстан чемпионатында II урын.