baner_into

Новости

1 август көнне, Арча шәһәренең Сабантуй мәйданында «Ат көне» фестивале узачак

Быел фестивальдә икенче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак. Баш батырга төп бүләк – ат бүләк итәчәкләр. Көрәш ярышлары өч категориядә узачак:

2007 елгылар һәм 2007 елгыдан олыраклар:
70 кг, 85 кг, 100 кг, 100 кг нан югарырак

2008-2009 елгылар арасында:
65 кг, 75 кг, 90 кг

2010-2012 нче елгылар:
40 кг, 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 80 кг

Малайлар һәм яшүсмерләр 12:00 — 13:30 аралыгында үлчәнеп бетәргә тиеш.
Ярыш 14:00 сәгатьтә башлана.

Олылар 15:00 — 16:30 аралыгында үлчәнеп бетә. Алар 17:00 сәгатьтә бил алыша башлаячак.

Малайлар һәм яшүсмерләр арасында Баш батырга – тәкә, олылар арасында баш батырга ат бүләк ителәчәк.

Бәйрәм 2015 елдан бирде оештырылып килә. 10 ел эчендә ул «Ат көне» ат спорты фестивале статусына ия булды. Программада мавыктыргыч ярышлар, уеннар һәм концерт номерлары көтелә. Татар атларында, чиста токымлы, ярымкатнаш токымлы атларда һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100 һәм 120 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары булачак.

Фестивальгә бөтен Россиядән – Удмуртия, Карачай-Черкесия, Кабарда-Балкария республикаларыннан, Төмәннән, Пенза, Липецк, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү, Самара, Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән катнашучылар җыелачак. Ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша.