baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Казанда көрәш хөкемдарлары һәм тренерлар белән оештыру мәсьәләләре каралды

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Казан көрәш федерациясе җитәкчесе, «Зилант» спорт клубы президенты Расих Габдрахманов көрәш тренерлары һәм хөкемдарлары белән көрәш милли спорт төрен үстерү, хөкемдарлык итү нечкәлекләрен  һәм 24-26 нчы сентябрь көннәрендә Актанышта узачак Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына үтүче көрәш турнирының әһәмияте турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез: бәйге быел 27 нче тапкыр уздырылачак һәм анда 500 гә якын көрәшче катнашыр дип көтелә.

Очрашуда Илһам Волков, Әнис Миндубаев, Илшат Идиятов, Илмир Тухватуллин, Айрат Миннегалеев, Марсель Дияров, Руслан Шайдуллин, Илшат Гарипов һәм Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Әңгәмә барышында көрәшчеләр, хөкемдарлар, тамашачылар арасында туган каршылыклар, үзгәрешләр, оештыру мәсьәләләре каралды.

Радик Сәләхов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында тагын бер кат иң көчле көрәшче статусын раслады

5 нче сентябрь Чолпон-Ата шәһәренең Физкультура-савыктыру комплексында «көрәш» бәйгесе узды. Радик Сәлахов абсолют авырлык категориясендә җиңүче булды, шуның белән ул Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында иң көчле көрәшче статусын раслады. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче тапкыр бу дисциплинада беренче урынны ул уеннарда 2024 елда яулаган иде. 5 сентябрьгә Россия җыелма командасының 6 алтын медале бар, шуларның 5сен Татарстан спортчылары яулады.

Исегезгә төшерәбез: милли һәм этник спорт төрләре буенча ярышлар Кыргызстанда 1 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр барды. Уеннарда 106 илдән 3 меңнән артык спортчы катнашты. Ярышлар 43 спорт төре буенча узды. Россия җыелма командасы медаль зачетында өченче урынны алды. Татарстан данын биш дисциплина буенча 8 спортчы яклады. Безнең егетләр көрәш, атларда көрәшү, аттан тәңкә күтәрү һәм алыш ярышларында катнашты, Аделя Макарова кул көрәшендә көч сынашты.

Җиңүчеләр арасында:

Радик Сәлахов (көрәш): абсолют авырлык категориясендә иң көчлесе булды. Бу аның өчен күчмә уеннарда икенче җиңү.

Ранис Гыйләҗетдинов («алыш» көрәше): абсолют авырлык категориясендә «алтын» (классик стиль).

Илфат Миңнегалиев («алыш» көрәше): 60 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүче.

Әдилә Макарова (армрестлинг): 65 кг га кадәр авырлыкта берьюлы ике алтын медаль. Спортчы көрәштә сул кулында да, уң кулында да җиңде.

РӘНИС ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ абсолют үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады. Горурлык!

Рәнис Гыйләҗетдинов — танылган татар көрәшчесе, Россиянең атказанган спорт остасы, Муса Җәлил турниры (2022), Татарстан Чемпионаты (2022) , Россия Чемпионаты (2022), Муса Җәлил турниры (2023), Россия Чемпионаты (2023), БРИКС уеннары җиңүчесе (2024), көрәш буенча 4 тапкыр Дөнья чемпионы.
Күп тапкырлар төрле Сабантуйларның, шул исәптән Чаллы һәм Яшел Үзән сабантуйларының баш батыры.
Авырлык категориясе: Авыр үлчәмдә (130 кг-нан артык) чыгыш ясый.