baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Татарстан Республикасының Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узды

Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады.

Көрәш буенча 2026 елгы дөнья чемпионнары:

  • 60 кг үлчәү авырлыгы – Илфат Миңнегалиев (Россия, Татарстан)
  • 65 кг үлчәү авырлыгы – Ильяс Йосыпов (Россия, Татарстан)
  • 70 кг үлчәү авырлыгы – Артур Хәкимов (Россия, Ульяновск өлкәсе)
  • 75 кг үлчәү авырлыгы – Руслан Арипов (Россия, Төмән өлкәсе)
  • 80 кг үлчәү авырлыгы – Артур Зөлкәрнәев (Россия, Башкортстан)
  • 85 кг үлчәү авырлыгы – Булат Москов (Россия, Татарстан)
  • 90 кг үлчәү авырлыгы – Ренас Кәлимуллин (Россия, Татарстан)
  • 100 кг үлчәү авырлыгы – Булат Мусин (Россия, Татарстан)
  • 130 кг үлчәү авырлыгы – Радик Сәлахов (Россия, Татарстан)
  • 130+ кг үлчәү авырлыгы – Муса Галләмов (Россия, Татарстан)

Татарстан көрәшчесе Илдус Камалов 70 кг үлчәү авырлыгында 3 урынга лаек булды.

Бил алышлардан соң абсолют батыр булып ил, дөньякүләм бил алышлар җиңүчесе, Радик Сәлахов калды.

Абсолют батырга яңа автомобиль ачкычы тапшырылды.

Казанда көрәш буенча дөнья беренчелеге җиңүчеләре билгеле

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә көрәш буенча дөнья беренчелегендә дөньяның 32 иленнән 300 дән артык спортчы катнаша.

Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында дөнья беренчелеге өчен көч сынашты.

Турнирның беренче көнендә Татарстан спортчылары: Закиров Аслан (Азнакай), Ильясов Инзиль (Яшел Үзән), Хәйретдинов Аяз (Балтач), Марданов Илдус (Чаллы), Низамов Илдар (Баулы), Мөхәммәтгәрәев Рамазан (Баулы) үз үлчәү авырлыкларында 1 урын яуладылар, Рәхимов Ислам исә (Биектау) 3 нче урынга лаек булды.

Казанда көрәш буенча дөнья беренчелеге һәм дөнья чемпионаты уза

Бу көннәрдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә көрәш буенча дөнья беренчелеге уза. Әлеге абруйлы спорт чарасында дөньяның 32 иленнән 300 дән артык спортчы катнаша.

Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында дөнья беренчелеге һәм 11 үлчәү авырлыгында дөнья чемпионаты өчен көч сынаша.

Әлеге ярышларда Россия данын Татарстанның 7 көрәшчесе яклады: Рәхимов Ислам (Биектау), Закиров Аслан (Азнакай), Ильясов Инзиль (Яшел Үзән), Хәйретдинов Аяз (Балтач), Марданов Илдус (Чаллы), Низамов Илдар (Баулы), Мөхәммәтгәрәев Рамазан (Баулы).

Олылар арасында дөнья чемпионаты, бүген, 27 нче июньдә, традицион рәвештә, Татарстан Республикасының Саба районы Миңгәр авылында үтә. Биредә Россия данын Миннегалиев Илфат (Лаеш), Йосыпов Ильяс(СК «Зилант» Казан), Камалов Илдус (Лаеш), Москов Булат (Әлмәт), Калимуллин Ренас (СК «Зилант» Казан), Мусин Булат Маратович (Чистай), Салахов Радик (Зәй),
Галләмов Муса (Лаеш) яклаячак.