Новости
Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә көрәш буенча дөнья беренчелегендә дөньяның 32 иленнән 300 дән артык спортчы катнаша.
Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында дөнья беренчелеге өчен көч сынашты.
Турнирның беренче көнендә Татарстан спортчылары: Закиров Аслан (Азнакай), Ильясов Инзиль (Яшел Үзән), Хәйретдинов Аяз (Балтач), Марданов Илдус (Чаллы), Низамов Илдар (Баулы), Мөхәммәтгәрәев Рамазан (Баулы) үз үлчәү авырлыкларында 1 урын яуладылар, Рәхимов Ислам исә (Биектау) 3 нче урынга лаек булды.
