baner_into

Новости

25 нче июль көнне, Саба районы Иләбәр авылының ял паркында махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде

«Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан, Казаннан килгән көрәшчеләр катнашты.

Ярыш җиңүчеләре:

60 килограммга кадәр (яшьләр)
1. Риназ Гарипов (Саба, Иләбәр)
2. Рөстәм Дәүлиев (Саба)
3. Фәндил Зиннәтуллин (Саба).
4. Рамил Игнатьев (Саба, Иске Икшермә).

70 кг.:
1. Ильяс Йосыпов (Балтач)
2. Инсаф Әхмәдуллин (Югары Симет)
3. Рамил Хәкимҗанов (Арча)
4. Илдар Гобәйдуллин (Арча).

85 кг.:
1. Динияр Моратов (Арча)
2. Булат Әхмәдуллин (Югары Симет)
3. Илнар Мулләхмәтов (Балтач)
4. Ильяс Хуҗиәхмәтов (Олыяз)

🥋100 кг.:
1. Илшат Фазылҗанов (Арча)
2. Раил Камалов (Казан)
3. Алмаз Сәетов (Теләче)
4. Закир Әхтәмов (Кукмара).

🥋120 кг.:
1. Делюс Закиров
2. Илшат Идиятов (Арча)
3. Алмаз Гыйләҗев (Кама Тамагы)
4. Фәнил Зиннәтуллин (Саба)

120 килограммнан югары:
1. Айзат Сәмигуллин (Өтернәс)
2. Данис Закиров (Югары Симет)
3. Дилүс Сабиров (Балтач)
4. Айдар Апанов (Балтач).

Быел беренче тапкыр эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары арасында аерым бәйге үткәрелде.

80 кг:
1. Радик Гафуров (Казан)
2. Дмитрий Васильев (Казан)
3. Илдар Дәүләтшин (Иләбәр)
4. Илнур Мөхәммәдиев (Казан).

80 килограммнан югары:
1. Илһам Вәлиуллин (Казан)
2. Фәнзил Нуриев (Иләбәр)
3. Азат Шәйхетдинов (Теләче)
4. Фәнил Нигьмәтҗанов (Иләбәр).