baner_into

Новости

АБХАЗИЯ САБАН ТУЕНЫҢ АБСОЛЮТ БАТЫРЫ АЗАТ ГАБДРӘШИТОВ БУЛДЫ

Кичә Абхазиядәге Сухум шәһәрендә үтүче Сабан туе мәйданында халкыбызның традицион милли уеннары оештырылды. Төп игътибар татар көрәшенә юнәлтелгән иде. Баш батыр исеме өчен көрәштә илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр катнашты. Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасының Чаллы шәһәреннән Азат Габдрашитов.Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп бүләк – автомобиль ачкычын тантаналы рәвештә тапшырды.