Новости
Бүген, Татарстан Республикасының Биектау районы «Биектау» спорт комплексы алдында танылган көрәшче, СССР чемпионы Гыйләҗев Әнвәр Әбрар улына бюст-һәйкәл ачылу тантанасы узды.
Республиканың көрәш тарихында Әнвәр Гыйләҗев истәлегенә куелган әлеге бюст көрәшчеләргә куелган өченче һәйкәл бюст санала.
Чарада Биектау районы башлыгы Хисаметдинов Равил Фәрит улы, Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Шәрифҗан улы Таһиров, Әнвәр Гыйләҗевның якыннары һәм авыл халкы катнашты.


