Новости
Мансур Гаяз улы Сәлахов 1941 елның 22 июнендә туа. Ул 1962 еллардан башлап Сабантуй мәйданнарында көрәшеп, үзенең көче, осталыгы һәм җитезлеге белән зур абруй казанган күренекле көрәшче. Бер көндә хәтта өч Сабантуенда батыр калу мантыйгы белән дә таныш булган мөхтәрәм спорт ветераны. 1962 елда башлаган шөгылен ул 1986 елда гына туктата.
Фотода юбиляр белән: Яшел Үзән, якын-тирә район үзәкләрендә мәйдан тоткан шәхесләр — Камил Хәмидуллин, Илдус Шәрипов, Фәрит Шәйхетдинов, Фирдүс Зәйнуллин, Мансур Сәлахов, Илгиз Гайнуллин.



