Новости
24-26 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча турнир узачак.
Әлеге бәйге быел 27 нче тапкыр уздырыла һәм анда
2010-2012 нче елгы яшүсмерләр:
36 кг, 40 кг, 43 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 80 кг һәм 80 кг нан югарырак үлчәү авырлыгында көч сынаша ала.
Командаларның гомуми саны 14 кешедән: 11 көрәшче, 1 тренер, 1 хөкемдар һәм бер вәкилдән генә торырга тиеш.
Тулырак: нигезләмәдә