Новости
Омскта XXVI Федераль Сабантуй узды. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко, шулай ук Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасының дүрт өлкәсеннән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Абсолют батыр исеменә Радик Сәләхов лаек булды. Ул – Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә танылган көрәшче, күпьеллык спорт рекордсмены. Радик Сәлахов бүген татар көрәше тарихында иң титуллы һәм көчле батырларның берсе.
Батырга тәкә һәм Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – машина ачкычы тапшырылды.

