Новости
Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Əхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Кадыйров Азат Рифгат улы, Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрифҗан улы Таһиров, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, җырчы, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм күпләгән татар зыялылары кайткан иде.
Республика мөселман балалар «Сабантуе» — Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән, Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәмендә балалар өчен ел саен үткәрелә торган мәдәни-агарту чарасы. Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм рухландыручысы-Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылып китте. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды. Быелгы бәйрәм программасына 30дан артык ярыш кертелгән.
Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып, әлбәттә, татарча көрәш торды. Быелгы сабан туенда 2009 нчы елда һәм 2009 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышты – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак.



Сабан туенда 82 көрәшче яшүсмер егет бил алышты.
Көрәшче егетләр республиканың Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Биектау, Казан, Буа, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Лаеш, Тукай районнарыннан тыш, Башкортостан, Киров, Чувашия өлкәреннән дә җыелган иде.
35 кг үлчәү авырлыгында:
50 кг үлчәү авырлыгында:
65 кг үлчәү авырлыгында:
75 кг үлчәү авырлыгында:
75 кг нан югарырак үлчәүдә:
Сабан туеның Баш Батыры булып Балтачтан 35 кг үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Шакиров Сәлим калды. Җиңүчегә скутер бүләк ителде.
Хәзрәтләр арасында җиңүчеләр булып:
Җиңүче егетләрне тәбрик итәбез.