Новости

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Казан көрәш федерациясе җитәкчесе, «Зилант» спорт клубы президенты Расих Габдрахманов көрәш тренерлары һәм хөкемдарлары белән көрәш милли спорт төрен үстерү, хөкемдарлык итү нечкәлекләрен һәм 24-26 нчы сентябрь көннәрендә Актанышта узачак Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына үтүче көрәш турнирының әһәмияте турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез: бәйге быел 27 нче тапкыр уздырылачак һәм анда 500 гә якын көрәшче катнашыр дип көтелә.
Очрашуда Илһам Волков, Әнис Миндубаев, Илшат Идиятов, Илмир Тухватуллин, Айрат Миннегалеев, Марсель Дияров, Руслан Шайдуллин, Илшат Гарипов һәм Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Әңгәмә барышында көрәшчеләр, хөкемдарлар, тамашачылар арасында туган каршылыклар, үзгәрешләр, оештыру мәсьәләләре каралды.


