baner_into

Новости

Радик Сәләхов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында тагын бер кат иң көчле көрәшче статусын раслады

5 нче сентябрь Чолпон-Ата шәһәренең Физкультура-савыктыру комплексында «көрәш» бәйгесе узды. Радик Сәлахов абсолют авырлык категориясендә җиңүче булды, шуның белән ул Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында иң көчле көрәшче статусын раслады. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче тапкыр бу дисциплинада беренче урынны ул уеннарда 2024 елда яулаган иде. 5 сентябрьгә Россия җыелма командасының 6 алтын медале бар, шуларның 5сен Татарстан спортчылары яулады.

Исегезгә төшерәбез: милли һәм этник спорт төрләре буенча ярышлар Кыргызстанда 1 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр барды. Уеннарда 106 илдән 3 меңнән артык спортчы катнашты. Ярышлар 43 спорт төре буенча узды. Россия җыелма командасы медаль зачетында өченче урынны алды. Татарстан данын биш дисциплина буенча 8 спортчы яклады. Безнең егетләр көрәш, атларда көрәшү, аттан тәңкә күтәрү һәм алыш ярышларында катнашты, Аделя Макарова кул көрәшендә көч сынашты.

Җиңүчеләр арасында:

Радик Сәлахов (көрәш): абсолют авырлык категориясендә иң көчлесе булды. Бу аның өчен күчмә уеннарда икенче җиңү.

Ранис Гыйләҗетдинов («алыш» көрәше): абсолют авырлык категориясендә «алтын» (классик стиль).

Илфат Миңнегалиев («алыш» көрәше): 60 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүче.

Әдилә Макарова (армрестлинг): 65 кг га кадәр авырлыкта берьюлы ике алтын медаль. Спортчы көрәштә сул кулында да, уң кулында да җиңде.