Новости

31 нче август көнне Бишкәктә VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасы булып узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация дә әлеге зур спорт чарасын ачу тантанасында катнашты.
Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәренең иң яхшы спорт мәйданчыкларында дөньяның 100 иленнән 3000 гә якын спортчы 43 спорт төре буенча көч сынашачак. Төп ярыш программасы 1–5 сентябрьгә планлаштырылган. Күкбүре, кокпар, милли көрәш төрләре, аркан тартышу һәм стронгмэн буенча ярышлар узачак, шулай ук дөнья халыкларының уеннары күрсәтеләчәк. Программага барлыгы кырыктан артык уен кертелгән.
Россия җыелма командасы узган уеннарда өченче урынны яулаган иде. Быел ил данын 33 төбәк спортчылары яклый. Үзебезнең милли көрәш буенча да ярышлар уздырылачак. Гомумән алганда, Татарстаннан биш дисциплинада 8 спортчы катнаша. Безнең егетләрне көрәш, атларда көрәшү, аттан тәңкә күтәрү, кул көрәше һәм алыш ярышларында күрергә мөмкин булачак.
Бишкәктә VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасы вакытында Кыргызстан президенты Садыр Җапаров 2028 елда Уеннарның Россия Федерациясенең Татарстан Республикасында үтәчәген игълан итте.
Татарстанның мондый масштаблы ярышларны үткәрү өчен сайлануы очраклы түгел. Татарстан Республикасының Универсиада-2013, Су төрләре буенча дөнья чемпионатын, Футбол буенча Дөнья чемпионатын кебек халыкара спорт ярышларын үткәрү тәҗрибәсе бар.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары беренче тапкыр 2014 елда Кыргызстанда узды һәм шуннан бирле күчмә халыкларының традицион спорт төрләрен күрсәтү, шулай ук илләр арасында мәдәни алмашу мәйданына әверелде.
