baner_into

Новости

Биектауда танылган көрәшче, РСФСР чемпионы Әнвәр Гыйләҗевка бюст-һәйкәл ачылу тантанасы узачак

3 нче июль көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Биектау районы «Биектау» спорт комплексы алдында (ул.Центральная 11 А) танылган көрәшче, РСФСР чемпионы Гыйләҗев Әнвәр Әбрар улына бюст-һәйкәл ачылу тантанасы узачак.

Республиканың көрәш тарихында Әнвәр Гыйләҗев истәлегенә куелачак әлеге бюст көрәшчеләргә куелган өченче һәйкәл бюст булачак.

Исегезгә төшерәбез, икенче бюст Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт остасы Раббани Гайфуллинга куелган булса, беренчесе аның 2014 нче елда шушы ук урында легендар көрәшче Данил Галиевка куелган иде.

Данил Галиев – көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес. Данил Юныс улы 1948 елның 10 августында Биектау районының Татар Әйшәсе авылында туа. Көрәшчеләр гаиләсендә үсә. Данилның бабасы Әхмәтҗан Галиев көрәшче булган, ә әтисенең туганы Госман — Данилның беренче тренеры. Данил Галиев Татарстанның – 12, Россиянең – 8, Муса Җәлил истәлегендәге бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып танылган. Спорт өлкәсендәге зур уңышлары өчен Данил Юныс улы Галиевка үлгәннән соң “Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы” дигән мактаулы исем бирелә.

Данил Галиев истәлегенә куелган бюст татар көрәшчесенә куелган беренче һәйкәл булып санала. Әлеге зур эшне, ул чактагы «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, бүгенге көндә, Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин инициативасы белән башкарып чыгалар.