baner_into

Новости

Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза


 
Актаныш районы югары әзерлектә, матур тантана белән башлап җибәрде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләп, әлеге турнирның Актаныш өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәм районның зур спорт чаралары үткәрүгә һәрвакыт әзер булуын ассызыклады.

Тантанада  Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Актаныш җирлегенә, килгән кунакларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр һәм Татарстан көрәш федерациясенең Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук, чарада Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге баш белгече Гатауллин Айрат Мөдәрис улы да катнашты.

Кунаклар үз чыгышларында көрәшнең татар халкының милли йөзе  булуын билгеләп үттеләр һәм әлеге ярышларның киләчәк чемпионнар өчен дөнья чемпионатына юл ачучы төп мәйданчык булуына ышаныч белдерделәр.

Турнир дәвамында катнашучылар төрле авырлык категорияләрендә көч сынашачаклар. Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.